Гүзәл Галләмова "Кайту"
"...Элек без бала чакта һәр өй, абзар кыегында шулай икешәр сыерчык оясы була иде. Сыерчык оясы булмаган йортта шатлык булмый дия иде әбекәй. Чынлап та шулай бит ул. - Ә хәзер ни өчен булмаганны төшенәсеңме? - Жавап көтеп тормады Хәбибрахман. – Хуҗаның абзары юк! Авыл кешеләренең күбесе җан ияләре терлекләрдән аерылган, шул исәптән хезмәттән ваз кичеп бара. Күңел дигән нәрсә каткан, гаражы белән йорты да таштан. Ә ташка кадак керми. Ясаган сыерчык ояларын кадакларга урын да табылмый. Рәшәткә җепсәләре дә металл бит, Халидәкәй!.."
40
0