Беренче көн

Беренче көн

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Күкне төрле урыннан кискәләп,яшен кылычлары уйнаклады. Бөтен җирне дер селкетеп, күк күкрәде. Авыл өстенә тоташ гүләү җәелде. Кичке эңгер төшкән күк йөзен яшен уты торган саен ныграк яктыртты. Ишекалдындагы йортта итек түшәүче ир белән хатынның карашлары очрашты. "Керик, әтисе, бик хәтәр килә бу", - диде Гөлбикә. Хөрмәтулла сүзсез генә эш коралларын куйды. Өй ишеге келәсен эләгәндә яшен кабат зәһәр утларын чәчте, шул мәлдә күк капусы ачылгандай, шыбырдап яңгыр коя башлады.Ир белән хатын "бисмилла"әйтеп, гәүдәләрен кул учлары белән сыпыра-сыпыра: "Хәвеф-хәтәрсез генә узсын, ярабби, бәндәгә зыян сала күрмәсен",- дип теләделәр... #ГөлсинәГалимуллина #КүгәрченОяКорганда #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнефтьнеҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияте #Рухиятнәшрияты #Таттелеком

Тэглар:

55

0