
Таубашындабүребар
7 нче көн Мишараб урман юлы буйлап бара иде. Кинәт юлын кирегә, кайтыр юлга борасы итте. Чөнки җилкә чокырын кемнеңдер күз карашы бораулый иде. Бөтен вөжүден курку, әллә нидән курку биләп алды. Күзләренә кадәр батырып кигән бүреге чигәләрен кыса иде. Әйләнеп, артына карыйсы итте. Урман арасыннан ана ике пар утлы күз карап тора иде. Каударлана- каударлана бияләйләрен салып, мылтыгын җилкәсенә төшерде һәм шул янып торган күзләргә төбәп атмакчы булды. Көне буе чаңгы таягы тотып барган куллары оеган иде, сунарчылар җәһәтлеге белән мылтыгын төзәп атып өлгерә алмады. Ана бүре Мишарабның өстенә сикерде. -А-а-а! - дип гаҗизләнеп кычкырып, Мишараб куллары белән бүренең бугазына ябышмакчы булды. Ләкин икенче бер бүре Мишарабның аркасына сикереп, тешләрен ирнең бугазына батырды. Мишарабның күз алдында бүренең янып торган күзләре, улының, хатынының, көндәше Галиханның нәфрәт тулы күз карашлары белән буталып мәңгелеккә юкка чыктылар. Башыннан төшкән бүре баласы бүреген буран Чакрактау түбәсеннән Ялантау өстенә таба тәгәрәтеп алып китте. Әйтерсең лә нәни бүре баласы: Әһә, әни синнән минем өчен үч алдымы? - дип сөенеп, кар баскан Чакрактау өстеннән үзен көтеп торган әнисе янына уйнаклый-уйнаклый чаба иде.
Сылтамалар:
61
0