Гомәр Бәширов "Намус"

Гомәр Бәширов "Намус"

6 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Гомәр Бәширов "Намус" "Алар баскыч күтәрмәсендә очраштылар. Айсылу белән сөйләшәсе сүзләре күп булса да, Нәфисә аның эш белән чыгып баруын күреп, юлын бүлдерәсе кимәде. — Керә тормыйм, Айсылу апа, әйдә, юлда гына сөйләшербез, — диде. Айсылу аны, җиңеннән тотып, өенә таба әйдәде. — Сөйләмә юкны! Ишек төбенә килеп җиткәч, кермичә китәләрмени? Айсылу кунагын ян тәрәзә буендагы кечкенә өстәл янына утыртты да хәл-әхвәл сорашырга тотынды. — Кайтканнан бирле синең белән бер сөйләшеп утырган да юк. Йә, нихәлләрең бар? Газиздән хат юкмы? .. Бригадаңны ныгытып җиткердеңме инде? — Кыска итеп киселгән кара чәчле дүрт- биш яшьлек кызының Нәфисәгә килеп иркәләнүенә елмаеп карап торды. — Күрәсең, әнә Йолдыз да нинди сагынган үзеңне. Нәфисә баланың башыннан сыйпап, алдына утыртты. — Минем хәлләр ярыйсы, Айсылу апа, — диде. Бер-ике сүз белән генә Газиздән һаман да хат килмәвен, бригадасында эшләрнең ничек торуын сөйләп алды. — Бик озак йөрдең, Айсылу апа, сагындырдың. Чын. Инде, шәт, бөтенләйгә кайткансың бит? — Әйе, бетереп кайттым. Урман кистем, агач чыгарттым, муен тиңентен кар ерып йөрдем, борынымны өшеттем..." 56 нчы бит #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Татарстанкитапнәшрияты #МиллионТатар #БелемРадиосы #ГомәрБәширов #Намус #Татарстанкитапнәшрияты #Нурлатмарафончылары #Дөньякүләмәдәбимарафон Рәсем сылтамасы: https://avatars.mds.yandex.net/i?id=94dba7d2ed17a89a26a7e971ed9fdc1a_l-5865789-images-thumbs&n=13

Тэглар:

87

0