Гомәр Бәширов "Җидегән чишмә"

Гомәр Бәширов "Җидегән чишмә"

- Бәрәңгедә генә үскән балаң ак күмәчкә үрелә икән, нишләргә? Кулына сугаргамы? - Минһаҗ, оныгының авыр вакытлар кичерүен күз алдына китергәндәй, бераз башын иеп утырды. - Анасының авырудан башы чыкмады. Таң белән фермага үзе урынына җибәрергә кирәк тә бит... Уята алмагач, янына утырып җылыйм, ди торган иде. Ярдәм кулы сузып булыр иде дә болай... Ә мин элеккечәрәк уйладым: эшләсен, эштә чыныгып үссен, эшләгәннән бер җире дә кителмәс, дидем. Безнең заманда шулай иде бит, бүтән җае да юк иде. Хәзер алай актык чигенә җиткәнче куарга ярамый икән шул. Арттырып җибәрелгән... Гомәр Бәширов. Әсәрләр, 4 томда. 3нче том. "Җидегән чишмә", 20нче бит. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1983

Тэглар:

80

0