
#әдәбимарафон
Чык син, Кояш! Күтәр әле томан пәрдәләрен... Ачын куйыйм язгы тын җилләргә Күңелемнең аяз тәрзәләрен. Чык син! Чык син, Кояш! Ял итсен баш, күтәрелсен иңнәр, Шатланышсын җанда бар мәләкләр; Чәчәкләргә кунып уйнасыннар Аллы-гөлле, саргылт күбәләкләр. Чык син, Кояш! Чык син, Кояш! Коенсыннар нурга урман-кырлар, Агач-үләннәре, барча хәят... - һәм уяныр таңда йокысыннан Яшәү дигән олуг бер хикәят. Гөлләр көтә сине, Чык син, Кояш! Наис Гамбәр "Теләү" ("Соңгы чабыш), 35 бит. Татарстан китап нәшрияты, 2017 ел. #ӘдәбиМарафон #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатарстанКитапНәшрияты #БелемРадиосы #НаисГамбәр #СоңгыЧабыш
50
0