10 нчы көн Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

10 нчы көн Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

10 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк" — Бисмилла! — дип әйтте дә карт, доганың калган өлешен авыз эченнән генә мыгырдап, ашны бик һәйбәтләп кенә болгатып җибәрде. Аннан соң: — Жә, улым, җитешик ризыктан, — дип шулпа алып капты. Шуннан соң гына Ярмөхәммәт ашка үрелде. Шулпа сыек, әмма илла да тәмле иде. Алар сөйләшмичә генә ашый. Ашаганда сөйләшмәскә куша бабай. Ашаганда эш турында, башка мәшәкатьләр турында да, кайгы-хәсрәт, шатлык-куаныч турында да уйларга ярамый икән. Ашаганда бары тик ризык турында гына уйларга, алдыңа гына карап, ризыкка рәхмәт укып, йоткан азыкның уңәч буйлый ашказанына барып ирешкәнен куңелдән күреп, сизеп ашарга куша Айдаш бабай. 23 нче бит #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РабитБатулла #ЮлБуендагыЗәңгәрЧәчәк #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

88

0