Габделхәй Сабитов "Туй бүлеге"

Габделхәй Сабитов "Туй бүлеге"

Унөченче көн. ... Көзге төс, көзге яфраклар! Гөлүсә тәрәзәне ачып җибәрде дә тагын күккә карады. Зәңгәр һава, берән-сәрән генә ак болытлар... Шуларда, ахры, ул эзләп иза чиккән мәңгелек яшьлек төсләре, сафлык төсләре... Әйе, әйе... Бөтен бүлмәдә язгы һава зәңгәрлеге. Башка һичнинди бизәкләр, һичбер парчалар кирәкми. Тик түшәмнән бер карыш чамасы түбәнрәк бордюр сызыгы кирәк булачак. Анысына... Бирә алсаң иде анысына бертуктаусыз агылып, һаман үзгәреп тора торган шул өем болытларны!.. Нигә юк икән соң күңел хисләренең аерым төсләре?!. Моңы бар, дәрте бар, тирән сагышы бар. Хәтта тавышы, җыры да бар кебек. Ә менә төсләре -юк. Булса иде алар. Манасы иде бүлмәне шул төсләргә. Һәм алар шушында яшисе ул бәхетле кешегә Гөлүсәнең күңел сагышын һәрвакыт сөйләп торсыннар иде. Бары тик үзенә генә ишетелерлек итеп, әкрен, бик әкрен генә сөйләсеннәр иде, җырласыннар иде. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш

Тэглар:

42

0