
Рабит Батулла "Ак бүре"
Борынгы заманда бар иде бер патша. Аның дүрт улы бар иде. Бер заман патша, хатыны белән икәү, яхшы атлар, яхшы арбалар җигеп, ялан-япан сахрага чыктылар. Сахрада яткан вакытларында, төннең бер мизгелләрендә, боларның чатырларын бик каты җил исеп күтәреп ташлады. Шул ук вакыт һавадан бер дию патшасы пәйда булып, моның куенындагы хатынын күтәреп алып китте. Шул сәгать патша уянып, куенындагы хатынының юклыгын белеп, тиз генә кучерын уятып, икәүләп эзләргә киттеләр. Болар шул төнне эзләп, хатынны таба алмыйча, таң аткач үзенең шәһәренә кайттылар. Патша ат җиткән җиргә ат җибәреп, хат җиткән җиргә хат җибәреп, төрле якка эзләүчеләр җибәреп хатынны эзләргә тотынды. Хатынның югалганына тәмам бер ел булган вакытта, патшаның өлкән улы укудан, укуын бетереп, атасы янына кайтты һәм атасына әйтте: – Инде, әти, мин укуның чигенә чыктым. Син инде миңа әнине эзләргә бер ел рөхсәт бир, – ди. Атасы моңардан сорады: – Рөхсәт иттем, сиңа ниләр бирим? – ди.
68
0