
1 нче көн
Фәнис Яруллин Бүләк итче Бер көнеңне бүләк итче миңа, Сорамыймын шуннан артыгын. Өр-яңадан терелеп китсен әле Үлеп бара торган шатлыгым. Шатлык учак бит ул, ә учакка Утын өстәп тору кирәкле. Учак сүнмәсен дип, өзеп - өзеп, Салып торам анда йөрәкне.
62
0