Фәнис Мотыйгуллин "Бәхет"
Бәхет нәрсә? Бәхет - хыялларның Чынга ашкан көнен көтүдер . Тормыш юлын матур гамәлләргә, Изгелеккә күмеп үтүдер. Бәхет бит ул синең янәшәндә Якын кешең атлап барганда. Әти-әни, хәер-дога кылып, Олы юлга озатып калганда. Бәхеттер ул, һәрчак иңбашыңда Туганыңның кулын тойганда. Яхшы хәбәр белән туган яктан Жылы җилләр исеп куйганда. Бәхет иңәр үз кыйблаңа багып Чын күңелдән дога кылганда. Чикләнмәгән олы бәхет бит ул - Яшәвеңдә мәгънә булганда. 47 нче бит.
50
0