Җырларым

Җырларым

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә Ил кырында чәчәк атыгыз! Күпме булса сездә көч һәм ялкын, Шулкадәрле җирдә хаккыгыз! Сездә минем бөтен тойгыларым, Сездә минем керсез яшьләрем. Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын, Яшәсәгез, мин дә яшәрмен. Мин кабыздым җырда ялкын итеп Йөрәгем һәм хаклык кушканны. Җырым белән дусны иркәләдем, Җырым белән җиңдем дошманны. Алдый алмас мине түбән ләззәт, Вак тормышның чуар пәрдәсе, Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю- Яшәвемнең бөтен мәгънәсе. Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигыремдәге изге антына. Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма.

Тэглар:

94

0