
Әдәби марафон 13 нче көн
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Була Ибраһим "Башымнан сыйпале,әни!" Башымнан сыйпале, әни, Сабый чактагы кебек. Бу дөнья үзе матур да, Матур түгел дә кебек. Башымнан сыйпале, әни, Тойыйм әле җылыңны. Көйлә әле сабый чакта Миңа сузган җырыңны. Башымнан сыйпале, әни, Йөрәккә үтсен шул наз, Бу җилләр туңдырды мине, Бозланды күңел бераз. Башымнан сыйпале, әни, Башка берни кирәкми. Әниле булу бәхете Тынычлата йөрәкне. #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #белемрадиосы #Лаешәдәбимарафончылары #БулатИбраһим #БашымнанСыйпалеӘни
78
0