Зөлфәт Хәким Серле тәңкә

Зөлфәт Хәким Серле тәңкә

Әммә бу юлы ат югалу вакыйгасы көтелмәгән юнәлеш алды. Урман буенда печән чабучы ирләр Аулашка таба баручы чегән кызын тотып , авылга алып кайттылар. - Кая барасың? - дип сораганнар кыздан. - Авылга, - дигән кыз. - Ник? - Марля кирәк. Чегән кызы яланаяк, яланбаш тде. Чибәр иде ул. Җил белән кояш каралткан йөзенә аның уңып, чәчәк төсен җуйган күлмәге дә, тузгыган озын чәче дә хуш килеп тора иде. Кыяфәте йончыган булса да, аның япь- яшь кыз икәнен буй- сыныннан гына түгел, аз гына ясалган хәрәкәтләрендә чагылып күренә иде. Яулыгын кулына тоткан, яулык очы җиргә тияр-тимәс салынып тора, куе бөдерә кара чәче биленә кадәр төшкән. Түшендәге куе кызыл төсле муенса, колакларында эленеп торган җиз төсендәге алкалар, күренеп тора, кыйммәтле түгел, гади, әмма алар бик килешеп тора иде үзенә. Кулындагы беләзеге дә муенсадагы кебек төймәләрдән җыелган иде. Кыз торымнан- торымга кул арты белән маңгай тирен сыпырып куя, чолгап алган авыл кешеләренә сак караш ташлый,әммә күзләрендә куркуның әсәре дә күренми. Авылда гына түгел, якын-тирәдә мондый кызлар юк. Чегән кызына тиз арада авыл уртасына җыелган халык арасында кайберәүләр, бигрәк тә бала- чага гаҗәпләнеп, читтән килгән, хәттә күктән төшкән кешегә караган кебек карадылар Чегән кызының кыяфәтеннән тынычлык вә сабырлык аңкый. Ул чак кына ирен чите белән елмая, як-ягына борылып, авыл халкын күзәтә һәм сагышлы йөзеннән: "Ник мине тоткарладыгыз?" - дигән сорау укыла иде... #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #ЗөлфәтХәким #Казанутлары

Тэглар:

69

0