Зифа Кадырова Сагынырсың - мин булмам
Ашыгып, Булат килеп керде. - Айсылу Азамат абыйсыннан хат бар, дигән иде. Сөмбел күз яшьләре аша елмаерга тырышты. -Әйе, бар, менә монысы сиңа дип язылган, - дип, Булатка аерым конверт сузды. -Алып чыгып укыйм әле, ә син ник елап утырасың? -Бала туган ягын сагына, миңа бик таныш бу хәлләр, түзәргә кирәк, - диде дә авыр гына урыныннан торып китте. Аңа карап торган Булат, үз күзләренә ышанмыйча, кабат Сөмбелгә текәлде. -Сөмбел, - диде ул, күзен аңардан аера алмыйча. Сөмбел Булатның ни әйтергә теләгәнен бик яхшы аңлады,уңайсызланып, битләре кызарып чыкты, кулы белән эчен каплады, җилкәсен җыерды.
40
0