
Вазыйх Фатыйхов "Яшерен сөю"
Картлык та шатлык Картлык шатлык түгел диючегә, Минем җавап бүген үзенчә: Әйтә моны тормыш күрмәгәннәр, Яшәгәннәр үлчәм белмичә. Картлык - шатлык, юлың тугры булса, Дәвамнарың йөрсә шаулашып. Эзең калган булса юылмаслык, Яшәмәгән булсаң даулашып. Картлык - шатлык бергә яшәгәндә Мул табында, саулык булганда. Сүзләр тыңлаганда йөрәк белән, Күзләр өмет белән янганда. Картлык - шатлык, яши белгәннәргә, Жавабым бер һәм дә мең яшәр. … Шөкерана итеп биргәненә Дога кылып ята йөзьяшәр… #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44
58
0