8 нче көн. "Елан" #НәбирәГыйматдинова  #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

8 нче көн. "Елан" #НәбирәГыйматдинова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

8 нче көн Бүлек мөдире исә “шомырт күз” сыман оялтып та, үгетләп тә маташмады, коры гына “баш тартам” дип гариза яз, диде. Күрәсең бала тудыру йортында мондый хәлләр беренче мәртәбә генә түгел, вәхшилекнең булганы юк дип, шәфкать туташы саескан очыра иде. Фәһимә бүлектән чыкканчы бәйләнүеннән туктамады, каһәр суккыры. Сабыйларны имезергә таратканда юри баланы күтәреп хатын ятагына килә. Йә: - Мә, тотып кына тор. Имезмә, ул тук, без аны ашаттык, ди, йә: - Кызың бигрәк сөйкемле, елмая, күрче, - ди. Ә күзләре, шомырт кара күзләре, “ал” дип ялына. Юкка үрсәләнә, нарасыйда Фәһимәнең гаме юк. Ул, төнге күккә чәчелгән йолдызларны тәрәзә аша күзли-күзли, хыял көймәсендә йөзә. Бай егеткә кияүгә чыгачак, боерса. Баланы да законлы иреннән табачак. Шуннан соң гына авылга кайтачак. Өчәү урам әйләнер өчен. Тиле Хәтимәнең әйткәне дөрес килә дип, аның абынганын көткән гайбәтчеләр күрер шунда кемнең кем икәнен. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

74

0