Рабит Батулла "Ак бүре"

Рабит Батулла "Ак бүре"

Моны ишеткәч, төпчек улы: – Инде алар кайтмады, берәр хәл булгандыр. Миңа да рөхсәт бир дә, мин дә китим, – диде. Патша: – Мин синнән дә аерылгач, кемгә карап торырмын, югалганнар югала торсын, әмма сиңа һич рөхсәтем юк, – диде. Бу атасына көн-төн ирек бирмичә сорый торгач, атасы моңа да рөхсәт бирсә дә бирде, бирмәсә дә бирде. Атасы моңа рөхсәт бирмәскә теләгәч, ул: – Әти, мин сине гаскәр сорап, азык сорап борчымыйм бит, миңа бары бер елга, кая барсам да җитәрлек итеп, акча гына бир, – диде. Моңа каршы атасы җитәрлек акча бирде. Бер бик яхшы атка яхшы ияр салып, аллага тапшырып, юлга чыгып китте. Шул көннән соң, күп айлар, күп көннәр, сәгатьләр, күп минутлар киткәннән соң, әлеге абзалары яткан урманның читенә бу да ялгызы барып җитте. Бу да урманны үтәргә теләп бара торгач, юл буенда бер бик һәйбәт аланга очрады. Һәм: «Бик күп көннәрдән бирле мин атымны ял иттергәнем юк, тукта, монда бераз туктап ашатыйм», – дип, атыннан төшеп, бер зур тирәкнең ботагына атның башын югары күтәреп бәйләп куйды. Муенындагы мылтыгын корып, үзенә ашарга берәр кош атып килә алмаммы икән дип, урманның эченә кереп китте. Бер ун адым гына киткән иде, баягы Ак бүре килеп очрады һәм әйтте: – И егет, син монда нишләп йөрисең, кая барасың, кайдан килдең? Монда минем рөхсәтемнән башка үләннәрне таптау җитмәгән, тагы урмандагы кошларны атарга барасың, – диде.

Тэглар:

58

0