Әдәби марафон 2024

Әдәби марафон 2024

#әдәбимарафон 1 нче көн Факил Сафин Татар теле И минем мөкатдәс телем, Зирәк, зиннәтле телем! Татар телем - бәллүр бишек, Нурлы, кояшлы көнем. Әнкәм җырлаган телем син,- "Истә һаман да истә"... Минем телдә былбыл сайрый, Башкача булмый һич тә! Минем телем татар теле- таллар теле, Йолдызлар, күкләр теле. Күңелдәге изге хисләр Яктырып телгә килде ... И мөкатдәс, газиз телем, Саллы, баһадир телем! Утларда янып чыныккан, Тиңсез бәһале телем! #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #ФакилСафин

Тэглар:

61

0