2 нче көн "Сак-Соклар". Нури Арсланов

2 нче көн "Сак-Соклар". Нури Арсланов

.. Әверелсә түгәрәк Җир кара мөһергә - Һәлакәт! Котылгы юк аннан нишләп тә. Тол кызлар шикелле тол калса Җир-ана, - Хыяллар зир-зәбәр, яшәү юк дөньяда! Мәетләр тәненнән өелсә зур таулар, Сөякләр, көлләрдән яралса утраулар, Яралса җиһанда өрәкләр оясы, Әйләнсә галәмдә җансызлар дөньясы, Тоташ бер кабергә әверелгән Җиргә без, Кем белә, кешеләр, яңадан килмәбез... Сакла син, Кешелек, сеңлесен Кояшның - Иминлек, мәхәббәт һәм бәхет оясын!"

Тэглар:

107

0