
Фәйрүзә Мөслимова "Алтын йозак"
9нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 КЫЗ БАЛА Кыз балага унҗиде яшь, Күбәләк кебек. Кайчан горур, кайчагында Җилбәзәк кебек. Кыз балага унсигез яшь, Гөл-чәчәкмени? Очкын кебек күз карашы Сүнәчәкмени? Бәхет өчен тугандыр ла- Шуңа очына. Әнә инде акны кигән- Кияүгә чыга. Әнә инде нарасыен Назлап иркәли. Сөю, сагыш, бәхет һәм моң... Белми киртәне. Карашына олы дөнья Гел күчә бара. Шушы бәхет өчен, ахры, Туа кыз бала. Фәйрүзә Мөслимова Алтын йозак Казан ТКН 2009 ел. 77 нче бит. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #Нурлатмарафончылары
71
0