
Каракош. Нәбирә Гыйматдинова
Хәзер аңа, бернәрсәгә дә карамыйча, Бәрияне үзенә ябыштырырга кирәк. Моның өчен иң әйбәте — башны юләргә салып, кызга йортка керү. Егет тынычланып кыекка таба сузган баскычка үрмәләде, тик эшкә керешә алмады, юлдан тагын әнкәсе килеп ята иде. Хәерсез кортка, кул-аякны бәйләп йөри бит, ә! Сырхау дип жәллә аны, көн дә бәбәген терәп монда чаба. Әй бу картларны, үзләреннән алдан сине кабергә илтеп тыгалар, валлаһ.
79
0