Яралы гармун
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Унбишенче көн. Яралы гармун. Яуга киттем. Үзем белән Алдым гармунымны да. Ул - кешенең тугры дусы Бөтен гомер юлына. Шуңа мине фронтта да Бик ихтирам иттеләр, Хәтта паек бүләргә дә Уянганны көттеләр. Иң зурысы, иң тәмлесе, Тиде минем корсакка, Урыным да һәрчак булды Йомшак җылы почмакта, Аш атканга таш атмыйбыз, Ихтирамга - ихтирам, Кайда, кайчан, кемгә, нинди Көй кирәк - биреп торам: - Тальянский гармунымның Күрекләре язылсын. Тышта кара көз булса да, Күңелләрдә яз булсын! 380енче бит. #ӘнгамАтнабаев #Атнабайхалыкшагыйре #Яралыгармун #поэма #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПрессПолиграфияНәшриятКомплексы #Таттелеком
55
0