Яңа бәдәвам
17 нче көн #әдәбимарафон Муса Җәлил "Яңа бәдәвам" (Революционный) Җирне сугыш каплады, Шаһ дөньясын ташлады, Қурыкты, сугыш ачмады, Ирек диген, бәдәвам! Тәхеттә җәм калмады, Сугыш һич тукталмады, Қазаклар оялмады, Дөнья димә, бәдәвам! Сәүдәгәр малсыз калды, Зур имениесез калды, Симез гәүдәсез калды, Менә ничек, бәдәвам! Сартлар әфиюнсез калды, Мулла хәерсез калды, Ишан фытырсыз калды, Шулай диген, бәдәвам! Қызлар кияүсез калды, Әби сихерсез калды, Поп та хәйләсез калды, Менә кызык, бәдәвам! Шәплеләр шәпсез калды, Қаплылар капсыз калды...374 нче бит #МусаҖәлил #яңабәдәвам #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44
66
0