Зөлфәт Хәким "Серле тәңкә"
"Лаура сөеклем, хәерле көннәр сиңа! Хатны нинди сүзләр белән башлыйм икән... Хисләремне, халәтемне ничекләр аңлатмак кирәк, минем бит әле моңарчы мондый хат язаным юк иде. Бер елдан артык вакыт үтеп китте, ышанырлык түгел, чөнки ул җәйге төн әле кичә генә булган кебек. Бе генә көнем дә сине искә алмыйча үтми. Яшькелт-зәңгәр күз карашың, куе-бөдрә кара чәчең, пешкән чиядәй иреннәрең һаман аермачык күз алдымда, алай гына да түгел, хәтта шул җылы сулышыңны һаман тоям, ишетшм шикелле. Күңелең түреннән чыккан хәтфә тавышыңны, назлы итеп "Рауль" дип эндәшкәнеңне кайчан да булса тагын ишетергә насыйп булса иде... #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #ЗөлфәтХәким #Казанутлары
Сылтамалар:
35
0