Гомәр Бәширов "Намус"

Гомәр Бәширов "Намус"

7 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Гомәр Бәширов "Намус" "—" И туган ил, и матур ил, тәмле суларыңны эчеп, чирәмеңдә аунап үскән ямьле туган җир! Әти бишмәтен бөркәнеп йоклаган Идел болыннары, балык тотып уйнап үскән Камышлы буйлары, маңгай тирен түгеп, үзебез үстергән игеннәр! Шундый газиз син, гундый якын, синең өчен, синең изге туфрагыңны фашист аягы таптамасын өчен, бер җанымны түгел, биш таным булса, бишесен дә кызганмам! Шундый ямьле, шундый көчле, шундый зур туган илең барын, бөтен халкың синең белән бергә сулыш алуын тоеп тору солдат өчен бик зур, бик дәү бәхет ул, туганнар..." Залда сулыш алганны ишетерлек тынлык иде. Хатын-кызлар күзләрен сөртәләр, картлар, таякларына таянып, уйлы башларын түбән өйгәннәр. — "... Авырмы сезгә дисезме? Ай авыр, бик авыр, туганнар. Шундый авыр, әйтергә сүзләрең җитми. Шулай да без түзәрбез, барыбер җиңәрбез! Безнең белән бөтен халык, безнең белән бөтен ил!" Нәфисә хатны акрын гына төреп кулына кысты. 100-101 нче бит #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Татарстанкитапнәшрияты #МиллионТатар #БелемРадиосы #ГомәрБәширов #Намус #Татарстанкитапнәшрияты #Нурлатмарафончылары #Дөньякүләмәдәбимарафон

Тэглар:

89

0