
Нәбирә Гыйматдинова "Күкчәчәк"
11нче көн #ӘдәбиМарафон Күкчәчәк ... Баудан арынгач та оеган кул-аяк тиз генә язылмады. Гүя тамырларда кан йөреше бозылган иде. "Эчкә үк кермәгәндер... Үзен бә-әк жәлли..." Ярый ла, ярый ла... Саз бит ул- үлем дигән сүз. Хатын аксый-туксый капкага тиклем титаклады. Ә анда... анда Лотфулланың машинасы тора, шофер исә, утыргычны артка аударып, изрәп йоклый иде. Күкчәчәкнең йөрәгенә боз катты. Ир әшнәләре белән типтерми, димәк... Күкчәчәк, тилергән сыман кулларын бутый-бутый, Карасазга табан йөгерде. ... Нәбирә Гыйматдинова "Мәхәббәттә гөнаһ бар" ("Күкчәчәк") 91 бит, Татарстан китап нәшрияты, 2008 ел. #ӘдәбиМарафон2024 #МиллионТатар #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияте #БелемРадиосы #Таттелеком #НәбирәГыйматдинова #Күкчәчәк
78
0