
Хәсән Туфан «Таулар артында…»
Әдәби марафон, 16 көн « Таулар артында Таңнар атканда, Җилләр дәшәләр Туган якларга. Әйтәләр сыман: «Әйдә, кайт инде, Илгә кайтырга Рөхсәт бар инде…» Туган илемә Ис, җил, ис, әйдә, Туганнарыма Сөенеч бир, әйдә. Сау бул, ил чите, Сау бул хәзергә. Мәңге яшәрсең Безнең хәтердә. » 1956 #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш
99
0