
Габделхәй Сабитов "Туй бүләге"
Унберенче көн. Көзге төс, көзге буяулар... Көз... Саргаю, сулу чоры... Юк, ярамый. Гомер башы - тормыш язы. Биредә яз сулышы кирәк, язгы буяулар, яз әһаңы кирәк. Табасы иле шундый буяуларны. Тик кайда икән соң, кайда икән алар? Гөлүсә пумаласын стенага сөяп куйды да тәрәзәне ачып җибәрде. Буяу исе белән тулган бүлмәгә баш әйләндергеч хуш исләр-шомырт чәчәкләре, яшь яфраклар исе бөркелеп керде. Әмма ,табигать бизәкләрен күмпе генә күзәтсә дә , бу юлы үзенә кирәкле төсләрне таба алмады Гөлүсә... Нигә юк икән соң йөрәк хисләренең аерым төсләре?! Моңы бар, дәрте бар, тирән сагышы бар. Хәтта тавышы, җыры да бар кебек. Ә менә төсләре- юк. Булса иде алар. Манасы иде бөтен бүлмәне шул төсләргә. Габделхәй Сабитов Хикәяләр Казан Татарстан Китап Нәшрияты 2001, 88 нче бит. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш
Сылтамалар:
50
0