Таубашындабүребар

Таубашындабүребар

9 нчы көн Яңа ел алды иде. Ап-ак кар бөртекләре, бөтерелә-бөтерелә, Асиянең куян мамыгыннан әнисе бәйләгән ак шәленә, озын кара керфекләренә куна. Шундый матур кышкы кич. Асия бүген соңгы тапкыр мәктәпкә бара. Үзенең Җир йөзендә мескен, мәхлүк кеше булып яшәвенә чик куярга кирәк. Инде әнә, укырга хокукы булган сыйныфташлары - контроль эшләрен Асия язып биреп барган укучылар укуларын тәмамлады. Бүген Асиянең дә соңгы тапкыр укырга килүе. Әллә ничек кенә шунда, соңгы тапкыр дигән сүз кызның йөрәген әрнетә. Әнисенең сүзен тыңламады шул. Авылда калган булса соң, бу кадәр авыр тормышта яшәмәс иде. Вәкилне дә сирәк кенә күрә - Асия кайтканда йә районга киткән була, йә вакыты булмый - концерт, спектакль-мазар оештырып йөри. Ә Асия өзелеп-өзелеп көтә ул очрашуларны, шундый да сагына иде. Һөнәр мәктәбендә уку да шулкадәр авыр булыр дип, һич тә уйламаган иде. Рус телен белми диярлек. Төркемнәрендә авыл кызы берүзе. Актаныш кызы бар иде дә, укый алмыйча кайтып китте. Дәресләрдә үткәннәрнең барысын да үзләштереп бара Асия, тик рәтләп сөйләп кенә бирә алмый. Шуның аркасында әллә нинди көлке хәлләргә калган чаклары булды.

Тэглар:

58

0