
Язгы каеннар (шигырь)
"Миллион татар" милли проектында беренче язмамны нинди язмадан башларга соң? Тормышка, табигатькә, якын-тирәмә мөнәсәбәтемне белдергән шигыремнән башлап җибәрик әле. "Миллион татар" проекты әдәбиятыбызны югары дәрәҗәгә күтәрсен, барыр юлыбызда кешеләр арасында һәм табигатькә карата мәрхәмәтлелек беренче урында булсын, дигән теләктә калам. Язгы каеннар Юл буенда - ак каеннар, Әле юк бөреләре. Язгы кояш нурларыннан Уянып килүләре. Әллә үзләре теләми, Әллә инде салкыннар - Уянырга ашыкмыйлар Кебек әле каеннар. Теләмәс тә... Уянсалар - Ябырылыр кешеләр! Каеннар да нәкъ яшисе Килгән кеше төслеләр... Раил Гатауллин. 24.03.2017 #ЯзгыКаеннар #РаилГатауллин #яз #каеннар #татарча #шигырь #шигърият
464
0