Әдәби марафонның бишенче көне
-Әти әнине үзенә кул салырлык хәлгә җиткергән дә, әни асылынган. Аннан инде әни үлемендә үзен гаепләп, әти суга ташланган... Әбекәйнең вафатына ике ел була. Миргалимнең армиягә киткәненә ике атна. Авыр мизгелләремдә Ходайдан яшәргә көч сорыйм. Әбекәй догалар өйрәткән иде. Газизләрем рухына дога кылдым атна буе. -Маладис, кызым. Сер капчыгыңда шул гынамы? - Миңзифа саран гына елмаеп куйды. - Яшь кенә булсаң да, күпме авырлыклар кичергәнсең, кызым?! Сереңне моңарчы чишмәдең шул. "Әти белән әни вафат булганнар, әбекәй үстерде" белән генә чикләндең. Беләсеңме, кызым, авырлыклар кешене яшәргә өйрәтә, ныгыта, чын кеше ясый. Кайгыдан сыгылсаң да тураерга кирәк. Шунсыз гомер итү юк! Теләсә кайда, теләсә кемгә бушатырга яратмаганга, сер капчыгым бик авыр минем. Авыр булса да, буш капчыкка алыштырмас идем. Үлгәнче буш капчык асып йөрүчеләр бар. Бер сүзне бишкә төрләндереп, дөнья буйлап чәчәләр, ни үзләре тынгылык тапмый, ни кешегә тынычлап яшәргә ирек бирмиләр. Чынында да капчыклары буштыр аларның. ... 30 нчы бит #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АкБүреНәшрияты #Ялгызкөймә #ГүзәлГалләмова
48
0