
Беренче укытучым Нурия апага
Беренче укытучым Нурия апага Әле булса, күз алдымда тора, Атлап кердек мәктәп ишеген. Беренчегә кергән вакытларын, Оныта алмыйдыр барча кешелек. Яп-яшь кенә, матур бер апа, Кочак җәеп, безне каршы алды. Балачакның гүзәл бу мизгеле Гомерлеккә безнең истә калды. ... Сәлимә Габделхакова "Хисләр дәрьясы", 92нче бит. Казан: Ихлас, 2019 Нурия апа - минем дә хөрмәтле укытучым 🙏🏻
58
0