Нәбирә Гыйматдинова "Күкчәчәк"

Нәбирә Гыйматдинова "Күкчәчәк"

8 көн Мирсәлим куркыныч давылны үзе белән ияртеп китте, шөкер. Әллә… Күкчәчәкне күрмәс өчен тизрәк баш-аяк алдымы? Кара, болай уйласаң, йөрәккә бик авыр икән лә. Лотфулла белән Мирсәлим көз буе икмәк өчен тартышты. «Ул, хәерчеләр чабатасы, җыенда гына тел кашырга мачтыр, болай аның районда да, Казанда да сүзе үтми», — дип кәпрәйгән ирнең «бүректәш»е суд карары белән амбарны бушаттырды. Ат арбасы тәгәрмәчләре, «шыгыр» көенә җырлый-җырлый, авыл халкына бодай ташыды. «Бу җиңелү Лотфуллага сабак», — дип уйлаган хатын ялгышты: ире — явызлыкның бер мисалы, фермадагы яшьләрне куып, күрше авыллардан эшчеләр яллады.йөренә иде.

Тэглар:

54

0