"Җырларымда кайтам туган якка"

"Җырларымда кайтам туган якка"

Бәхет төсе Бәхетебез нинди төстә була? Һәркем әйтер: – Бәхет ул – аклык. Якты кояш сипкән ак нурлардан Күңелләргә тулган ак шатлык. Бәхет төсе – бары якты төсләр: Караңгыны куган ай төсе; Офыкларны нурга коендырып, Алсуланып аткан таң төсе. Бар дөньяны, җанны сафландырып, Кышын ява ак карлар булып; Арындырып җирне кар-бозлардан, Язын ага елгалар тулып. Бәхет төсе – яшел чирәмнәрдә, Шомырт чәчәкләре исендә; Таҗларына күбәләкләр кунган Иркә гөлчәчәкләр төсендә. Бәхет төсе – дулкынланып үскән Иген басулары төсендә; Игенченең маңгаена кунган Тир төсендә, йөрәк көчендә. Бәхет төсе – догаларың кушып, Сөенеп пешергән аш исе; Күкрәгеңә тулган ак сөт төсе, Куанычтан тамган яшь төсе. Бәхет төсе сөекле балаңның Күзләреннән ага нур булып. Бәхет бары ак күңеллеләргә Ишек кага ак шатлык тулып. Кәүсәрия Харрасова "Җырларымда кайтам туган якка",("Бәхет төсе"), Казан:"Ак Бүре" нәшрияты, 2024. - 42 нче бит. #ӘдәбиМарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #КазанТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #КәүсәрияХаррасова #ҖырларымдаКайтамТуганЯкка

Тэглар:

66

0