
Таһир Шәмсуаров "Хәтер"
5 көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Хәтер Унау үстек дүртпочмаклы өйдә, Бер карават, ике-өч урындык. Иске өстәл безне сыйдырмагач, Идәненә төшеп утырдык. Ярты өйне ап-ак зур мич били, Бозау тора кышын язгача. Без биш малай иркен сәндерәдә Әкият сөйләп яттык таңгача. Матчадагы чыбык онытылмый, Әти аны сирәк кулланды. Талбишектән төшкән бала-чага Кайтыр өчен илгә таралды. Сагындырды, әнкәй, сагындырды Мич алдында коймак-беленнәр. Унике кашык агач коштабакта Тәмле боламыкта бииләр. Эш яраттык, хәтта әтәчләрдән Без уяна идек иртәрәк. Тышка чыксак, кояш каршы алды, Инәй сыман назлап, иркәләп. Зарланабыз, тормыш авыр, диеп... Кунак-мазар җыймый тормыйбыз. Гомер бәйрәмнәрен уздырганда, Кафе-рестораннар сайлыйбыз! #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиятнәшрияты #Таттелеком
50
0