Фәтхулла Абдуллин. "Чуерташ".

Фәтхулла Абдуллин. "Чуерташ".

14 нче көн. Фәтхулла Абдуллин."Чуерташ".114 нче бит. - Апа, хәтерлисезме, теге вакытта елга буенда мин сезгә биргән чәчәк бәйләмен" даһи" Фридрихлар пыран-заран китергәч: " Иртәгә мин сезгә тагын да зуррагын әзерләп торырмын", - дигән идем. Ул чагында, әнидән телеграмма алгач, мин кайтып киттем. Вәгъдәмне вакытында үти алмадым. Менә бу минем утыз биш ел элек сезгә биргән вәгъдәм! Алыгыз, бу сезгә! Ул кулындагы икенче бәйләмне югары күтәрде. - Ә монысын... - Аның тамак төбенә төер килеп тыгылды. Шулай да ул үз-үзен кулга алырга өлгерде. - Ә монысын, әйдәгез, бергәләп Фаягөлнең каберенә илтеп салыйк... Алар күмәкләшеп зиратка килеп керделәр. Кабер янына килеп бастылар. Кабер рәшәткәсенә таянып уйга талган Хәбирҗанның йөрәген нәфрәт һәм үкенү, сагыну һәм юксыну хисләре биләп алды. Ихтыярсыз бәреп чыккан кайнар күз яшьләре кабер өстендәге туфракка тамдылар. Ул кесәсеннән кульяулык чыгарды. Аның бер почмагына " Фаягөлдән Хәбирҗанга бүләк" дигән сүзләр чигелгән иде. Сөйгәненнән калган бердәнбер истәлек. Ул аны дистә еллар буе югалтмыйча күз карасыдай саклады. Калган гомерен дә шулай яшьлек хатирәләре белән юанып яшәрме, әллә инде...

Тэглар:

104

0