#әдәбимарафон2024 #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Татарстанкитапнәшрияты #МиллионТатар #БелемРадиосы

#әдәбимарафон2024 #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Татарстанкитапнәшрияты #МиллионТатар #БелемРадиосы

1нче көн Болыт Эсселектән Корып кипкән Ил өстеннән Зур бер Болыт үтеп киткән, Уйламыйча шиңгән кырга Бер тамчысын тамызырга, Зур диңгезгә килеп җиткән. Чиксез көчле яңгырын коеп түккән Һәм үзенең юмартлыгы белән шунда Мактанган ул тау каршында. _ Бу юмартлыгыңнан, иркәм, Кемгә файда тиде икән? Дигән аңа мәһабәт Тау шул чагында,- Күрә торып киң кырларның сусаганын, Ничек түзде, сыкранмады синең җаның? Әгәр анда яуган булсаң, шуның белән Коткарайдең зур бер илне ач үлемнән; Ә диңгездә Су җитәрлек бит синсез дә.

Тэглар:

58

0