
Габделхәй Сабитов "Өч күңел"
Унбишенче көн. Кояшка да эш күбәйде. Ул кар өстенә челтәрләр ясады, түбә кыекларына көмеш сөңгеләр элде, ишегалдына чыккан сыерларның сыртларын җылытты. Аннары гөрләвекләр агызды, елгаларны боздан арчыды, кыш буе иңрәп йоклаган каеннарны уятты, ботакларына бөртек-бөртек бөреләр сипте. Җирләр чыкты, тау итәкләрендә хәтфә үлән борын төртте. Шундый матур язгы көннәрнең берсендә авылга Әптерәй кайтып төште. Габделхәй Сабитов Хикәяләр Казан Татарстан Китап Нәшрияты 2001, 104 нче бит. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш
Сылтамалар:
62
0