
Ак сарайда серләр бар
14 нче көн #ӘдәбиМарафон Рәсимә Гарифуллина АК САРАЙДА СЕРЛӘР БАР Хан ярлыгы кемдә? «Хан ярлыгы Ак Сарайда, саклагыз!» (Жиденче буын бабам Юлдаш васыяте). Ак Сарайның тирән серләре бар, Гасырларга китә тамырлар. Нигез ташларына баш иярләр Горурланып, туар токымнар. Ничә гасыр йөри телдән-телгә, Васыять йөри күчеп нәселгә. «Хан ярлыгы Ак Сарайда», диеп Буын саен васыять әйтелә. Жиде буын кендек жеп тоташкан Юлдаш бабам нәсел тоткасы. «Хан ярлыгын жуймый саклагыз!» - дип Аваз сала дәвер кыйтгасы. «Ярлык яшерелгән Ак Сарайга, Хан ярлыгын шуннан эзләгез!» Юлдаш, Хисмәт бабам кайтавазы: «Нәсел затлылыгын өзмәгез!!!» Ничә гасыр телдән-телгә йөри, Әверелеп олы әмергә. Улдан-улга васыятьнамә булып, Дәверләрдән күчә дәвергә. Зур тарихлы таш Сарайда күзләр, Жиде катлы дивар нигезе. 89 нчы битләр #РәсимәГарифуллина #йолдызларюлкүрсәтер #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #РИЦШКОЛА #Таттелеком #44
69
0