Хур кызлары. Зиннур Хөснияр
XXVII ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН» Унөченче көн #әдәбимарафон2024 Зөбәйдә, сүзне читкә юнәтү өчен, әтисе, яңа койган сынны кулына алды. Яланаяклы хатын-кыз сурәте иде ул. Зифа буйлы кыз-хатын бер кулын өскә сузган да учына кояш нурларын җыя. Икенче кулы күкрәк турысында. Карашы ераккарак төбәлгән. Сын нәкъ җанлы кебек. "Сагынып көтәм" - дигән сүзләрне укымасаң да, мәгънәсе аңлашыла: яшь кыз үзенең сөйгәнен көтә, очрашкач, ул аңа кояш нурлары бүләк итәчәк. Шул нурлардан алар гаилә корачаклар. Хур кызлары : повесть / Зиннур Хөснияр. Казан, 2021. #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #белемрадиосы #китап #БалыкБистәсе #ЗиннурХөснияр #Хуркызлары
47
0