9 нчы көн Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

9 нчы көн Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

9 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк" Әтәч, тавыкларын ияртеп, лапаска кереп китте. Яшен күк йөзен ялмапялмап алды да, күктә тоташ гөрелте булып «ходай арбасы» Салават Күпере аша чабып йөри башлады. Шыбырдап эре тамчылар яварга тотынды. Күк кавузын ачканнармыни - һавадан су ишелә. Айдаш карт чыланганын сизмичәме, әллә юри чыланасы килепме, аягындагы йон оекбашларын, мунчала белән бәйләп куйган ертык кәлүшен салып, өйалды астына тыгып куйды да, түбәтәен култык астына кыстырып, яланаяк килеш мунчага китте. — Яшьнә, яшен! Кукрә , кук! Кой, яңгыр! Чистармасмы фани дөнья! Хәере белән килсен, балалар! — дип сөйләнә-сөйләнә Айдаш баба мунча ишеген ачты. — Эһем-эһем,дип тамак кырды Айдаш мунчага кергәндә дә, лапаска, амбарга якынлашканда да, җиде адым кала тамак кырырга кирәк. Биш адым калгач, тагын бер. Ишеккә, капкага тотынганда тагын шулай «эһем»ләрга куша борынгы гадәт. Бер тапкыр Ярмөхаммәт: — Бабай. Ни өчен алай итәсең син? — дип сораган иде. — Мунчага, лапаска, амбарга кергәндә тавыш бирмичә керергә ярамый,дигән иде Айдаш. — Эчтә кеше булса, кинәт ишек ачылуга куркып, тотлыга торган булып кала. Яшерен эшләр эстенә килеп кереп, кешене дә, үзеңне дә оятлы итүең бар... — Син бит кеше булмаганын белсәң дә тамак кырасың бабай! — Кеше булмаса да тамак кырыш кирәк улым,диде карт. - Эчтә өй иясе,мунча иясе, абзар иясе була. Әнә шул ияләрне сискәндермәс өчен шулай эшлиләр. Кинәт кереп, абзар иясен яки мунча иясен сискәндерсәң, сиңа зәхмәт кагыла. Эһем-эһем, мунчага кеше килә. Курыкмагыз, яшеренеп өлгерегез, дигән сүз ул тамак кыру. Әдәп саклау ул — тамак кыру. Абзар ияләрен дә, мунча ияләрен дә кеше күрергә тиеш түгел. Кеше күзенә күренгән ия дә, ияне күргән кеше дә гарипләнә. Икесенә дә үлем зәхмәте кагыла, дип сөйлиләр борынгылар эһем-эһем,кеше килә, мунчада яки өйдә чишенген кеше булса, киенеп өлгерсен, дигән сүз ул балам .Керергә ярамаганлыкны белгертеп тавыш бирегез, дигән мәгънәләр ята «эһем-эһем» дигән ымлыкларда.

Тэглар:

64

0