Нәбирә Гыйматдинова "Күкчәчәк"
10нче көн Яңа гына оя сипләп, балалар үстергән яшь парлар, ни чарадан бичара дигәндәй, йөз суын түгеп, хуҗадан эш сорарга мәҗбүр иде. Шунда Бура-Киртәнең бердәмлеге пыяла кебек чатнады. Мирсәлимне үзәккә — хакимияткә күчәргә кыстадылар. Ник ул ризалашмады, ник адым саен Лотфулла белән чәкәләшер өчен авылда калды икән?! Явыз бүрегә каршы яланкул кем көрәшә ди! Мөгаен, күрәчәге җибәрмәгәндер аны, күрәчәге аяк чалгандыр. Хәзер аңа, өч елдан соң, кабат ут эченә ташланмаска иде! Ул төрмә иләгендә иләнгәндә иркенәйгән Лотфулла тәмам ныгыды: үзен якларлык түрә-әшнәләр тапты, алар белән элемтәләрне саклар өчен ау көннәре оештырып, тәм-том белән сыйлады, аулакта кызлар кочтырды
41
0