
Рәзинә Сәетгәрәева "Күңел сандыгы"
Күңел сандыгы бар да сыя: Серләр, уйлар, рәнҗеш, үче дә. Сандык ачкычларын ераграк Яшерергә кирәк кешегә. Кирәк чакта аны кызу каннан Ачып кулланмаска үчләрне. Серең чәчмәс өчен дошманнарга Сиздермәскә рәнҗеш, үпкәне. Ә ачкычың тапкан чакта инде Башка фикер булыр уеңда. Серле сандык булып кала бирсен, Җиңелерәк булыр җаныңа. Ә шатлык хисләрен беркайчан да Салып куйма сандык төбенә. Бәхет касәләрең әзер торсын Су сибәргә тормыш гөленә. #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #РәзинәСәетгәрәева #Күңелсандыгы
Сылтамалар:
65
0