1нче көн #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2024

1нче көн #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2024

"Поезд тәгәрмәчләре Вятские Поляны стандиясендә унбиш минутлык "хәл алуга" туктагач, өч күлмәк, ике чалбар, кырыну аппараты, теш щеткасы, сабын, сөлге һәм иң өстә Виктор Астафьевның " Патша балык" газета- романы сыйган кечкенә генә чемоданымны тотып, беркадәр ваемсыз йөз, ниндидер миңа хас булмаган җиңеллек белән перронга сикереп төштем. Киоск янына туктап, "Правда", "Литературная Россия" белән икенче кулны да "багажлы" иткәч, ашыкмыйча, салмак кына, бигрәк тә ревматизм җәфалаган уң аякка сак басарга тырышып, биш-алты кеше өелеп торган автобус тукталышына киттем. Иртәдән бирле утыз ике теше дә тап- таза сәламәт авызның бер валчык та ипи чәйнәп карамаганлыгы искә төшкәч( ашказанының боеруы булгандыр), ике аяк та, бер сүздә булып, юл уңаендагы вокзал кафесына атладылар. Хәтта ревматизмлы аяк та ипләп кенә юырта башлады. Официантка һәм залда утыручыларга ашау-эчү ягына нык кеше икәнлекне исбатлау уема кермәсә дә, күзеннән мөлдерәмә бер тәлинкә аш, ике икенче һәм бер чәшке кофе китереп, күз ачып йомганчы(мин кереп барганда чыгып киткән агай тәмәкесен дә тартып бетермәгән иде) ризыкларны ашказаны дигән туемсыз мәгарәгә озаттым. Хәерләре белән үтсеннәр!" #РафаэльСибат #КайтуИсабәт11нчебит #Татарстанязучыларберлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком

65

0