
Гомәр Бәширов "Намус"
9 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Гомәр Бәширов "Намус" "Нәфисәнең кызган битенә салкын җил бәрә башлады. Ул, дилбегәне тартмас өчен, чытырдатып тарантас кырыена ябышты. Ул атның тагын да ныграк чабуын тели, шул ук вакытта аның алга текәлгән күзләре һаман эзләнәләр, ул өзелеп-өзелеп Хәйдәрнең каршыга килеп чыгуын көтә иде. Әллә Нәфисә ялгыштымы икән? Әллә болар барысы да буш хыял гынамы? Алай дисәң, күңеленең моңарчы беркайчан да алдаганы булмады. Юк, юк! Ул бик яхшы сизә, моның кысыр чәчәк кенә булып калуы мөмкин түгел. Абзыйның аты олы юлга борылды. Ул акрынлый төшкән иде инде... Нәфисә, тирән сулап, барачак юлына күз салды. Таш юл өстендә, читләреннән ташып чыгардай мул булып, тулган айның зәңгәрсу ак нуры балкый. Юлның ике ягындагы өянкеләр, зөбәрҗәттәй яшькелт нурга коенып, төннең гаҗәеп яктылыгына, күк йөзенең биеклегенә һәм сафлыгына хәйран калып, тынып утыралар. Ие, аларның киләчәге дә әнә шушы якты юлдай балкып күз алдына килә иде бит. Шундый ук якты, шундый ук бераз серле, бераз хыялга да тартым. Нәфисә ялыгып кына күзен йомган иде, ат туктап калды. Юк, Нәфисәнең йөрәге юкка гына ярсып типмәгән икән. Хәйдәр, айның үзеннән төшкәндәй ак нур булып, атның алдыннан калкып чыкты. — Рөхсәтме? Сине самолетка кадәр озатып куярга дигән әмер бар! Нәфисә, аның көләч күзләренә карап, башын иде." 457 нче бит. Тәмам. #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Татарстанкитапнәшрияты #МиллионТатар #БелемРадиосы #ГомәрБәширов #Намус #Татарстанкитапнәшрияты #Нурлатмарафончылары #Дөньякүләмәдәбимарафон
77
0