
Габдулла Тукай "Яз галәмәтләре"
#әдәбимарафон2024 Яз галәмәтләре Язлар житте, карлар эри башладылар, Толыплылар толыпларын ташладылар; Киемсезләр иркен йөри башладылар, Тунсызларга нурлы көннәр килде имди. Ката, чана табаннары ял итәләр, Шылтыр-шылтыр юлдин арбалар китәләр; Трантаслар, велосипид, кареталар Урамнарны чуарлыйлар бер-бер имди. #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты ГАБДУЛЛА ТУКАЙ САЙЛАНМА ӘСӘрЛәр шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр Икенче басма кАЗАН татарстан китап нәшрияты 2010, 7 нче бит
68
0