
Зифа Кадырова Сагынырсың-мин булмам#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024
Сөмбел болай сынар дип кем уйлаган? Булат аны кара карлыгачка тиңли иде. Чөнки Сөмбел һәрвакыт чыр-чыр килеп, юктан да кызык табып көлергә тора. Ул һәр җирдә үзенең чая, җор теле белән юк-бар сөйләп, кешеләрнең кәефен күтәрә, вакыйгаларнын үзәгендә кайный, аның янында Һәркемгэ рәхәт , күңелле. Аның кебек челтерәтеп көлә белгән кеше очратканы булмады, ул бөтен кешене үз авызына каратып тора иде. Булат кайчакта исе китеп, онытылып аны күзәтә: Сөмбел үзенең бакча балаларыннан әлләни аерылмый да кебек. Шундый җилбәзәк кыз булмый инде. Моңа әле үсәргә да үсәргә , башында җил уйный. Ләкин ни өчен нәкъ аның янына йөрүен Булат узе дә аңлата алмас иде. Эштән кайтуга, аяклары үзеннән-үзе кыз торган бүлмәгә илтте.
56
0