6нчы көн #ӘдәбиМарафон2024 #ФәнисЯруллин #ҖилкәннәрҖилдәСынала

6нчы көн #ӘдәбиМарафон2024 #ФәнисЯруллин #ҖилкәннәрҖилдәСынала

Илсөя дә больницага еш килеп йөри хәзер. Үзе дә унынчы класста укыганлыктан, күп вакыт дәресләргә Фәнияр белән бергә хәзерләнәләр. Ул булганда,Фәнияргә рәхәт.Ничектер егет күңеленә тиз кереп урнашты Илсөя.Була бит шулай: хәтта гомереңдә бер тапкыр күрмәгән кешене дә хыялыңда тудырасың. Төсен-битен,холкын-фигылен,сөйләшүен-көлүен күз алдына китерәсең.Хыял тарафыннан тудырылган бу кешенең кайчан да булса очраячагына ышана башлыйсың.Сиңа очраган,бигрәк тә авыр чакта дуслык кулы сузган кешеләрдән хыялың тудырган кешенең билгеләрен эзлисең.

70

0