
Зифа Кадырова "Урланган яшьлек"
Буген көчек кайтмады.Кыям карт күпме генә чакырып карамасын,тавыш та бирмәде.Хуҗасы киткәннән бирле ул юньләп ашамады да,йортын саклап,хуҗасын көтте.Кыям карт баскыч астына иелеп карады. -Тузик,Тузик,и мәрхәмәтле җан иясе,кил әйдә,кил,әйдә,тәмле ит бирәм,кил монда,кил.-Көчек, мескен,күзләрен ялтыратып,урыныннан кузгалмый карап ята бирде.Карт,баскыч астына үрмәләп кереп,көчекне тартып чыгарырга мәҗбүр булды.Ул,өшеп,калтырап яткан көчекне куенына алып,өенә ашыкты.-Син алай итмә инде,син катып үлә калсаң,Сафиягә ни дип җавап бирермен,күзенә ничек карармын.Син дә мине аңла,әйдә,менә әле генә кәҗә саудым,җылы сөт эчәбез.
49
0